Күптән инде яз кояшы карый,
Тирә -якка сибелә нурлары.
Барыбызга алып килсен язлар,
Мәңге сүнмәс сөю назларын
Яратыйк һәм яратылыйк дуслар,
Гомер бит ул кыска,онытмыйк.
Яратмыйча яшәп бу тормышта
Зая гомерләрне уздырмыйк.
Без бит кунак кына бу дөньяда,
Белү кирәк яшәү кадерен.
Бер-береңне сөеп-сөелеп кенә
Узсын иде булган гомерең.
Язлар белән туа күңелләрдә
Яңа өмет,яңа ышаныч.